news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале быел флешмоб форматында узачак

Бөек шагыйрьнең әсәрләре Интернетта татар һәм рус телләрендә яңгыраячак.

Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале быел флешмоб форматында узачак
Владимир Васильев

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 14 июльдә бөек шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале онлайн узачак. Быел ул әдипнең тууына 227 ел тулуга багышлана һәм флешмоб буларак, видеоязмалар белән яктыртылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт сөйләде.

«Державинны искә алу өчен, күп кенә шагыйрьләр, язучылар, мәдәният эшлеклеләре һәм рәсми затлар катнаша иде. Моннан тыш, бу көнне Державин исемендәге дәүләт премиясенең яңа лауреатлары билгеле була иде. Коронавирус аркасында әлеге бәйрәм булмый. Мөгаен, рәсми төстә аның һәйкәленә чәчәкләр салырлар. Без аны быел флешмоб итеп үткәрергә уйладык», — диде ул.

Рәмис Аймәт әйтүенчә, шигырьләр татар һәм рус телләрендә укылачак. «Шулай ук шагыйрьләрнең үзләре иҗат иткән шигырьләре дә яңгыраячак. Гомумән, Гавриил Державинның шигырьләре татар теленә тәрҗемә ителгән. Рус шагыйрьләре аны үзләренең остазлары дип санаган», — ди ул.

«Флешмоб 14 июльдә Язучылар берлегенең Инстаграм, Фейсбук һәм Вконтактедагы аккаунтларында барачак. Анда шагыйрьләрнең видеоязмалары урнаштырылачак. Бәйрәмдә шигырь сөюче һәркем катнаша ала. Видеоязмаларны #ДеньРожденияДержавина #ДержавинТуганКөн хештеглары белән кертергә кирәк», — дип сөйләде Рәмис Аймәт.

Гавриил Державин 1743 елның 14 июлендә Казан губернасында хәлсезләнгән дворяннар гаиләсендә туа. Тамырлары белән татар нәселеннән. Балачагы Сокуры авылында уза. 1759 елдан Казан гимназиясендә укый. Иҗаты рус классицизмының иң югары ноктасы булып санала. 1791 елда Державин Екатерина икенченең сәркатибе итеп билгеләнә. Патшабикәгә багышлап язган «Фелица» одасы белән таныла. 1816 елда үз йортында вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100