Тапшырулар алып баручы Яна Чурикова Универсиаданың Мәдәни паркында чыгыш ясады

Ул кайбер мәйданчыкларны карады, соңыннан тамашачылар алдында чыгыш ясады

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген танылган тапшырулар алып баручы Яна Чурикова Универсиаданың Мәдәни паркында булды. Ул кайбер мәйданчыкларны карады, соңыннан тамашачылар алдында чыгыш ясады.
Универсида 2013 илчесе булган Яна Чурикова Универсиадада катнашучыларга гына түгел, ә кунакларны җылы каршы алган Казан халкына рәхмәт белдерде.
“Кичә Казанда Универсиада ачылышы бик шәп булды. Казан – сез иң яхшысы”, - дип кычкырды ул төп сәхнәдән.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Яна Чурикова спорт белән бәйле булмаган ММЧна Универсиада барлыгын җиткерү, аның турында күбрәк язарга этәрү – аның төп бурычы булганлыгын, әйтте.
Универсиада, аның сүзләренчә, “бу спорт кына түгел, ә спорт янындагы тормыш – Мәдәни парк, фестивальләр, концертлар бара торган зур нокта”.
“Без моның белән горурланырга тиеш. Мәгълүмат кыры гөрләргә һәм кечкенә балалар Универсиадада катнашырга теләк белдерергә тиеш”, - диде ул.
Яна Чурикова инде иртәгә Казаннан китәчәген, ләкин Уеннар ябылуына һичшиксез киләчәген әйтте.