“Музыкаль десант”ның Гала-концерты быел тагын да оешканрак булачак

Анда эстраданың күпсанлы танылган йолдызлары белән бергә, яңа җырчылар да чыгыш ясый
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). “Музыкаль десант” проектының былтыргы Гала-концерты MP-3 форматта һәм DVD-дискларда җыр сөюче тамашачылар кулына күптәннән килеп ирешкән иде инде. Бу проектның Казанда узачак быелгы йомгаклау концерты тагын да оешканрак булачак икән.
“Музыкаль десант”ның Гала-концерты былтыр “Боз сарае”нда узган булса, быел исә ачык һавада оештырылачак. Әйтерегә кирәк, җырчылар саны да үткән елдагыдан күпкә артык, яңа йолдызлар да бар һәм музыкаль юнәлешләр дә төрле. Ягъни җыр сөючеләр игътибарына лирик җырлар да, татарча рок, рэп һәм башка жанрлар да тәкъдим ителәчәк”, - дип белдерде бүген шушы проект уңаеннан “Татар-информ” агентлыгында узган видеоконференциядә, “Барс-медиа” продюсерлык компаниясе PR-менеджеры Ләйлә Зотова.