Татарстан белән Согуд Гәрабстаны арасында мәдәни багланышлар ныгый

Татарстан белән Согуд Гәрабстаны арасында мәдәни багланышлар ныгый

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген ТР Премьер-министры — мәдәният министры Зилә Вәлиева белән Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мадани, мәдәният өлкәсендә ике арада хезмәттәшлек итү максатыннан, беркетмәгә кул куйдылар.

Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында Зилә Вәлиева яклар арасындагы мәдәни багланышларны ныгытуны максат итеп куйган әлеге килешүнең мөһимлегенә һәм якларның бер-берсен якыннанрак танып белергә мөмкинлек бирүенә басым ясады.

“Беркетмәдә республика әдипләренең әсәрләрен гарәп теленә тәрҗемә итү, һәм, Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мадани тәкъдиме белән, мәдәни коллективлар, журналистлар делегациясе белән алмашып эшләү кебек пунктлар да өстәлде”, - дип белдерде Зилә Рәхимҗан кызы. Ул шулай ук Согуд Гәрабстанында Россия көннәре үткәрелгәндә, анда Татарстан да тәкъдим ителер дигән теләктә калды һәм әлеге ниятләрнең кайберләренең бүген имзаланган беркетмәдә күрсәтелүе хакында да әйтеп узды.

“Мәдәният көннәре Согуд Гәрабстаны мәдәнияте турында киңрәк күзалларга ярдәм итәчәк. Ягъни аның җыр-биюләре, сынлы сәнгате, гарәп каллиграфиясе, гарәп фотосәнгате, гарәп киносы, шулай ук гарәп милли киемнәре, бигрәк тә, туй киемнәре һәм кирәк-яраклары чагылыш табачак.

Мәгълүм булганча, Гәрабстан — зур дәүләт. Шуңа да аның мәдәният юнәлешләре дә төрле. Тәкъдим ителгән әйберләр казанлылар өчен дә шактый кызыклы булыр дип уйлыйбыз”, - дип белдерде доктор Айяд Әмин Мадани.

Билгеле булганча, 3-10 июнь көннәрендә, Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы, Россиянең Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы ярдәме белән, Россиядә Согуд Гәрабстаны көннәре уздырыла.

Согуд Гәрабстаны әлеге чараны уздыруга ризалыкны, РФ Президенты Владимир Путин Корольлеккә быел эш сәфәре белән баргач алган. Инде килешү буенча, 3 июньнән Россиядә Согуд Гәрабстанының Мәдәният көннәре башланды. Әйтергә кирәк, мондый комплекслы мәдәни чара ике ил тарихында беренче тапкыр оештырыла, шул ук вакытта ул алар арасында мәдәни генә түгел, башка өлкәдә дә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышаныч бар.

Билгеле булганча, Согуд Гәрабстанының Россиядәге Мәдәният көннәре Татарстан башкаласы Казанда да уздырыла. Бүген кунаклар — Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мадани җитәкчелегендәге делегация, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Мәдәният көннәрен ачу тантанасында катнашачак.

Дүрт көнгә исәпләнгән программа нигезендә алар “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Ике изге шәһәр — Мәккә һәм Мәдинә”, “Пальма агачы” күргәзмәләрен ачу тантанасында, “Корстон”да узачак гарәп милли туй күлмәкләрен тәкъдим итү чарасында катнаша, шулай ук Болгар тыюлыгына бара һәм Теләче район Сабан туенда да катнашачак.