Түбән Камада 10 ел эчендә беренче тапкыр “Рок филармония” фестивале узды

Түбән Камада 10 ел эчендә беренче тапкыр “Рок филармония” фестивале узды

(Түбән Кама, 7 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада “Рок филармония” дигән музыка фестивале узды. Шәһәрнең аттракционнар паркы мәйданчыгында 8 төркем чыгыш ясады. Чара музыкантларның иҗади эшенә үзенчәлекле нәтиҗә ясау төсен алды. Түбән Камада танылган рок-төркемнәр популяр хитлар белән бергә, үзләренең яңа җырларын да башкарды.

Шунысын да искәртик, Түбән Камада мондый концертлар ачык һавада инде 10 ел үткәрелмәгән иде. Элегрәк шәһәр рок-фестивальләре традицион рәвештә уздырылып килде. Концертны шәһәрнең яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе оештырды.