Башкортстандагы “Җәмилә” Шәрык биюләре федерациясе үз эшчәнлеген киң җәелдерә

Башкортстандагы “Җәмилә” Шәрык биюләре федерациясе үз эшчәнлеген киң җәелдерә

(Уфа, 7 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан сәнгатендәге яңа оешмаларның берсе - “Җәмилә” дип исемләнгән Шәрык, милли һәм этник биюләр федерациясе үз эшчәнлеген башлауның бер елына йомгак ясады. Шәрык биюләрен халык арасында күбрәк таныту максатын куеп бер ел элек оештырылган шушы сәнгать берләшмәсе иң көчле хореографларны чакырып тәүге эш нәтиҗәләрен барлады.

Шәрык биюләре белән кызыксынучылар саны төрле кыйтгаларда һәм илләрдә елдан-ел арта бара. Башкортстанда да көнчыгыш бию сәнгатен үз итүчеләр, аңа тартылучылар ишәя, билгеле. Шуңа күрә дә республикада, бу ихтыяҗны исәпкә алып, яңа федерация төзергә карар ителгән иде.

Башкортстанда шәрык биюләре белән кызыксынучылар ун ел чамасы элек үк тәүге түгәрәкләргә йөри башлаган. Хәзерге көндә инде Башкортстанда шәрык биюләренә өйрәтүче егермедән артык мәктәп һәм студия эшләп килә. Аларга йөрүчеләр шактый тәҗрибә туплап өлгерде һәм алар төрле бәйгеләр дә оештыра, үзара тәҗрибә дә уртаклаша. Хәзер инде шәрык биюләре федерациясе дә төзелгәч, барлык көнчыгыш бию мәктәпләре һәм студияләре өчен мөмкинлекләр тагын да арта.

“Җәмилә” оешмасы вәкилләре тиздән шәрык биюләре белән кызыксынучылар өчен бушлай семинарлар, күнекмәләр дә оештыра башларга ниятли. Аларга Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан һәм башка төбәкләрдән иң көчле хореографларны чакыру күзаллана.

“Җәмилә” федерациясе шәрык биюләре буенча Башкортстан рейтинг чемпионатын да оештырып торырга карар итте. Бу бәйгедә җиңүчеләргә шәрык биюләре буенча Россия һәм дөнья ярышларында катнашу хокугын бирүче таныклыклар тапшырылачак.