Төмәннең «Салават күпере» фестивале балаларның дуслык бәйрәме

Төмәннең «Салават күпере» фестивале балаларның дуслык бәйрәме

(Төмән, 7 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәннең «Төзүче» мәдәният сараенда балаларны саклау көненә багышлап, өлкә Милли мәдәниятләр йорты шәһәрнең милли оешмалар катнашында “Салават күпере” исемле 5нче балалар фестивален зур бәйрәм итеп үткәрде. Фестивальнең матди чыгымнарын Төмән хөкүмәтенең Алексей Мальчевский җитәкчелегендәге милли эшләр комитеты үз өстенә алды. Фестивальдә 700дән артык бала катнашты, шуларның 120 се татар балалары иде.

Төрле номинацияләрдә татар балалары милли сәнгатебезне балкытып күрсәтте. Кулланма сәнгать күргәзмәсендә катнашкан Тубыл шәһәре Себер татарлары мәдәният үзәге кызлары Алсу Сәетова белән Эльза Сәфәргалиева фестивальнең лауреатлары исеменә лаек булды. Лауреат исеменә лаек булган нәфис сүз осталары арасында Ялутор шәһәренең Милли-мәдәни үзәгеннән килгән Зөлфия Кадыйрова да булды. «Вокал һәм соло» номинациясендә кечкенә яшьтәге лауреатлар арасында Төмән районының Шыкча мәдәният йортында тәрбия алучы Илшат Габдуллин, ә зуррак яшьтәгеләр арасында шул ук Мәдәният йортыннан Рада Глазырина тагын бер мәртәбә сәнгать осталыкларын күрсәтте. Аларны музыка белгече Гаяз Габдуллин әзерләде. «Вокал һәм ансамбльләр» номинациясендә Тубыл шәһәреннән Наҗия Хәкимова җитәкләгән «Сүзге» вокал төркеме диплом белән бүләкләнде. Ә Төмән Мәдәният үзәге исеменнән чыгыш ясаган “Лачын” халык уен кораллары ансамбле лауреат исеменә ия булды. Тубыл шәһәреннән килгән «Бәллүр» бию ансамбле башкорт биюен, Төмән районының Каскара бистәсе Мәдәният йортында оешкан «Синтез» бию төркеме татар кызлары биюен башкарып, дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә менә фольклор номинациясендә татар балалары уңышлы чыгыш ясый алмады.

Татар балаларының бу чыгышлары «Таң йолдызы» фестивален бизәгән иде инде. Әмма төбәктә яшәүче барлык милләт балаларын җыйган бу фестивальдә аларның тагын бер мәртәбә башка милләт халыкларына милли сәнгатебезне күрсәтеп, милләтләр дуслыгын ныгытуга үзләреннән зур өлеш кертүләре зур әһәмияткә ия булды.

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге шунда булды ки, жюри составына милли оешмалардан вәкилләр кертелмәде, ул фәкать Төмән мәдәният һәм сәнгать институты белән сәнгать училищесының белгечләреннән, ягъни бәйсез кешеләрдән төзелгән иде.

Барлык номинацияләрдә ирешелгән уңышлары нәтиҗәсендә, тулаем алганда, татар төркеме беренче урынны яулап алды һәм өлкә Милли мәдәниятләр йортының Тимергали Мирасов җитәкчелегендәге татар бүлеге видеокамера белән бүләкләнде.

Быелгы «Салават күпере» фестивалендә катнашучыларның географиясе дә киңрәк, фестивальгә килгән сәнгать төркемнәренең саны һәм номинация төрләре дә күбрәк булды. Ике көн буена барган фестиваль «Төзүче» мәдәният сараеның ике аерым мәйданын биләп торды. Балаларның сәнгатьтә көч сынашулары киеренке төстә барды, чөнки фестивальдә катнашкан барлык милләт вәкилләренең балалары да зур әзерлек белән килгән иде. Бигрәк тә Кавказ халыкларының биюләре һәм сәхнә киемнәре гаҗәеп соклангыч иде.

Быел үткәрелгән «Салават күпере» фестивале үзенең елдан-ел көчәя, киңәя һәм кызыклырак була баруын күрсәтте.