Чаталджеда “Тепреч” кырымтатар бәйрәме үтте

Чаталджеда “Тепреч” кырымтатар бәйрәме үтте

(Истанбул, 7 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Истанбул янындагы Кырым татарлары тупланып яшәгән Чаталджа бистәсендә “Тепреч” халык бәйрәме үтте. Аны Истанбул һәм Чаталджаның Кырымтатар мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте оештырды. “Тепреч” – Төркиядә яшәүче Кырым татарларының язгы бәйрәме. Бу көнне Кырым татарлары яшәгән җирләрендә бергә җыелып, милли ашлар ашап, милли җыр-бию астында төрле уеннар уйнап, күңелле ял итә. Быел Чаталджадагы “Тепреч” бәйрәменә Кырымнан Украинаның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы Сәрвәр Какура чакырылган иде. 12 июньдә исә “Тепреч” һәм “Дәрвизә” бәйрәмнәре Иске шәһәрдә һәм Бурседа үтәчәк.

Кырымда хәзер “Тепреч” бәйрәме үткәрелми. Ә депортацияләүгә кадәр ул булганмы – билгесез. Кырымда язгы бәйрәмнәрдән тик Хыдырлезне генә үткәрәләр, ә җәй көне “Дәрвизә” бәйрәме уза. Бу бәйрәмнәрнең исемнәре төрле булса да, нигездә, алар арасында әлләни аерма юк.