Киевта "Евровидение-2017" башлана

Мариин сарае һәм Югары Рада биналары янында "Евровидение" катнашучылары һәм кунаклар өчен 7 майда кызыл келәмле юл ачылачак.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүген Киевта "Евровидение-2017" музыкаль конкурсы башлана. Мариин сарае һәм Югары Рада биналары янында "Евровидение" катнашучылары һәм кунаклар өчен 7 майда кызыл келәмле юл ачылачак. Украина гаммәви мәгълүмат чаралары билгеләп үткәнчә, ул "Евровидение" тарихында иң озыны булачак – 265 метр, дип хәбәр итә RT.

Бәйге үзе 9 майда старт ала: бу көнне һәм 11 май ярымфинал ярышлары үтәчәк. Ә 13 майда бәйгенең йомгаклау өлеше булачак. Аның барышында Европа тамашачылары һәм жюри җиңүчене сайлап алачак.

Россия катнашучысы Юлия Самойлова бу бәйгедә катнашмаячак, чөнки Украина куркынычсызлык хезмәте аңа бу ил территориясенә керүне тыйган. Тыюның сәбәбе – 2015 елда җырчы кыз Кырымда концертлар куеп йөргән.