Муса Җәлилнең шигырь җыентыклары Астана Хәрби-тарихи музей коллекциясен тулыландырды

Җәлил экспонатларының күргәзмәдә "катнашуы" - Астанада шагыйрьнең тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар исемлегендәге пунктларның берсе

 (Казан, 7 май, «Татар-информ»). Астана Хәрби-тарихи музеенда Җиңү көненә багышланган күргәзмә ачылды. Кыйммәтле экспонатлар арасында Бөек Ватан сугышы елларында төрле авторлар тарафыннан язылган әдәби экспонатлар, шул исәптә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы да бар.

Күргәзмәдә Муса Җәлилнең ике китабы, аның фотосы һәм Казанда шагыйрьгә куелган һәйкәл сувениры урын алган.

Күргәзмәдә бу экспонатлар Астананың "Дуслык" татар мәгариф-милли үзәге һәм Дөнья хатын-кызлары дуслыгы үзәге инициативасы белән тупланган, дип сөйләде "Татар-информ"га Казакъстан татарлары һәм башкортлары ассоциациясе медиаүзәге җитәкчесе Ринат Дүсүмов.

Җәлил экспонатларының күргәзмәдә "катнашуы" - Астанада шагыйрьнең тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар исемлегендәге пунктларның берсе, дип билгеләп үтте"Дуслык" татар мәгариф-милли үзәге җитәкчесе. Май ахырында Казакъстан башкаласында Муса Җәлил исемендәге әдәби конкурста җиңүчеләрне бүләкләү танатнасы булачак. Конкурска әсәрләр кабул итү тәмамланган, хәзер аларга жюри бәя бирә.