Марсель Галиев укучылар белән очрашты

Татарстан китап нәшриятының махсус кибетендә язучы Марсель Галиев белән кызыклы, мәгънәле очрашу кичәсе узды
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Татарстан китап нәшриятының махсус кибетендә язучы Марсель Галиев белән кызыклы, мәгънәле очрашу кичәсе узды.
Ул – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Аның поэзиясе һәм прозасының төп мотивы – кешеләр арасындагы әхлакый сафлык һәм мәрхәмәтлелек. Марсель Галиев “Еллар чалымы”, “Апрель кызы”, “Су буеннан әнкәй кайтып килә” исемле шигырь җыентыклары, “Син миңа кирәк”, “Алтын тотка”, “Нигез”, “Рух” һәм башка саллы егермедән артык китап авторы. Шулар янына яңа “Учымда – тургай шәүләсе” дигән Татарстан китап нәшриятында чыккан китап өстәлде. Әлеге очрашу шул китап чыгу уңаеннан үтте. Очрашуга М.Галиевның иҗатын яратучылар: Казан медицина көллиятеннән, Укытучылар белемен күтәрү институтыннан укытучылар һәм студентлар, язучының каләмдәш дуслары җыелган иде. Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны башкарды. Марсель Галиевның иҗатына тукталып Алмаз Хәмзин, Сания Әхмәтҗанова, Илсияр Ихсанова, Җәүдәт Сөләйман үз фикерләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова шигырьләр укыды. Ә Марсель Галиев очрашуга килгән кунакларның һәр соравына җавап бирергә тырышты. Шигърият, җыр, моң кичәсе күтәренке рухта узды.