Ульяновск өлкәсендә «Язгы моңнар» фестиваль-конкурсы була

Анда 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнашачак.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Зур Нагаткино авылы мәдәният йортында традиция буенча «Язгы моңнар» фестиваль-конкурсы була. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр «Вокал», «Хореография», «Нәфис сүз», «Уен коралларында уйнау» номинацияләрендә үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтәчәк.