Болгариядә дүртенче ел рәттән Сабан туе була

Быел Сабан туе 3 июньдә София шәһәре паркында узачак.

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Болгариядә “Идел буе болгарлары” иҗтимагый оешмасы оештыра торган мәдәни-спорт гаилә бәйрәме – Сабан туе дүртенче ел рәттән узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел Сабан туе 3 июньгә планлаштырылган. Ул София шәһәренең 8 мең квадрат метрлы “Възраждане” паркында узачак.

Сабан туе Россиянең Болгариядәге илчелеге, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Болгариядәге вәкиллеге һәм башка оешмалар ярдәмендә оештырыла.

Парк мәйданындагы сәхнәдә төрле милләт халыклары чыгышы, татар, башкорт эстрадасы йолдызлары концерты көтелә.

Спорт мәйданында милли көрәш, армрестлинг һәм башка ярышлар оештырылачак.

1-2 июньдә Сабан туе кысаларында Бизнес форум үткәрү планлаштырылган. Әлеге чараны оештыруда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россиянең Болгариядәге сәүдә вәкиллеге дә катнаша.