Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлатта татар телендә шигъри бәйге игълан ителде
Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен әкият һәм шигырьләр язучылар конкурста катнашуга гариза бирә ала.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен «Яшел сигналга сәяхәт» республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Анда Нурлат районында яшәүчеләр дә чакырыла.
Шигырь һәм әкият авторлары арасында иҗади ярыш 1 марттан 30 апрельгә кадәр үткәреләчәк. Аны «Тормыш эшчәнлеге иминлеге фәнни үзәге» оештыра. Бу турыда «Нурлат-информ» хәбәр итә.
Бәйгегә тапшырылган эшләр «Яшь җәяүленең дуслары» (укучылар өчен әкият), «Юллар безне алга дәшә» (кече мәктәп яшендәге укучылар өчен әкият һәм фэнтези), «Могҗизалы юллар» (укучылар өчен шигъри әсәрләр), «Имин була күрсен юллар» (кече яшьтәге укучылар өчен шигырьләр) номинацияләре буенча билгеләнәчәк.
Бәйге турында нигезләмәдә белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз