Уфада Мәҗит Гафуриның 140 еллыгына багышланган конференциягә эшләр кабул ителә

Материаллар 30 июньгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Уфада «Мәҗит Гафуриның Россия халыкларының әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүдә иҗатының роле» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция Башкортстанның халык шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланачак. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Чара 1 октябрьдә Мәҗит Гафури мемориаль музей-йортында узачак. Чараны Милли әдәби музей оештыра.

Конференциядә фән, педагогика, мәдәни-агарту һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, аспирантлар, студентлар, мәктәп укучылары катнаша ала.

Авторлар турындагы мәгълүматны һәм оештыру взносы өчен түләү квитанциясен nlmrb2000@mail.ru. адресына җибәрергә кирәк. Материаллар 30 июньгә кадәр кабул ителә.