Мәдәният министрлыгы: Уфалылар театрга Нуриев исемен бирүгә каршы булырга мөмкиннәр

Радий Хәбиров «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз битендә тавыш бирү оештырды.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Башкортстан Мәдәният министрлыгы Уфа опера һәм балет театрына биюче Рудольф Нуриев исемен бирү инициативасы белән чыкмаячак. Бу хакта UFA1.RU порталы хәбәр итә.

Республика башлыгы Радий Хәбиров гыйнвар аенда «ВКонтакте»да үз битендә театрның исемен үзгәртү тәкъдиме белән сораштыру уздырган. Шәһәр халкының 78 проценты инициатива өчен тавыш бирде, әмма ведомствода барысы да алай түгел, дип саный.

«Без Уфа халкы фикеренә таянырга тиеш. Комментарийларда әйбәт булмаган фикерләр [тискәре] күп булган. Без үзебез бу тәкъдим белән чыгыш ясамыйбыз», — диделәр башкорт Мәдәният министрлыгында.

Шул ук вакытта Хәбиров администрациясеннән театрга биюче исемен бирү йөкләмәсе килсә, ведомствода моның өчен документлар җыю эше башланачак. Әлегә кадәр бу уңайдан бернинди күрсәтмәләр дә юк иде.