Түбән Камада легендар шәхес Фәрит Баһаветдиновка багышланган күргәзмә ачыла

Күргәзмәдә легендар шәхеснең шәхси әйберләре, уникаль фотографияләр, документаль язмалар, таныклыклар һ.б. белән танышырга мөмкин.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Түбән Камада шәһәрнең мактаулы гражданины Фәрит Баһаветдиновка (1932-2008) багышланган күргәзмә ачылды. Экспозиция Түбән Кама шәһәр музеенда тәкъдим ителә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

1970-1979 елларда Фәрит Баһаветдинов Түбән Кама шәһәре башкарма комитетын җитәкли һәм баштанаяк шәһәр хуҗасы проблемаларына чума. Буш кырда төзелеп килүче Түбән Кама шәһәре һәм эре химия комплексы Бөтенсоюз удар төзелеше буларак игълан ителә.

Шәһәр төзелешенә эшкә килүчеләр меңләгән була, аларның барысын да урнаштырырга, яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудырырга кирәк була. Фикердәшләре Николай Лемаев, Евгений Королев, Николай Зеленов, Илдус Садыйковлар белән бергә алар бу эштә зур хезмәт һәм тырышлык куялар.

Фәрит Баһаветдинов җитәкчелегендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары, училище һәм техникумнар, Халык иҗаты йорты, "Җәлил" кинотеатры, китапханә, телевизион үзәк, икмәк, сөт заводлары, хастаханәләр һәм ашыгыч ярдәм станциясе, "Корабельная роща", "Дубравушка" ял базалары, "Бигеш" аэропорты, "Кама" кунакханәсе төзелә һәм алар барысы да бүгенге көндә дә файдалануда.

Күргәзмә "Синең кешеләрең, Түбән Кама!" проекты кысаларында уза. Күргәзмәдә легендар шәхеснең шәхси әйберләре, уникаль фотографияләр, документаль язмалар, таныклыклар һ.б. белән танышырга мөмкин.