Киносценарийлар конкурсының җиңүчеләре билгеле

Киносценарийлар конкурсын Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәрде.
(Казан, Казан, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән киносценарийлар конкурсының җиңүчеләре билгеле. Бүген Казан кинопроектлар питчингында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова җиңүчеләрне котлады.Җиңүчеләр - сценаристлар Антон Шутов һәм Павел Москвин.Конкурсның приз фонды - 100 мең сум.Антон Шутовның "Я приду" тулы метражлы фильм проекты һәм Павел Москвинның "Солдатская шапка" кыска метражлы фильм проекты Казан кинопроектлар питчингында катнашты.Казан кинопроектлар питчингы "Время кино" кинофорумы кысаларында үткәрелде.Проектларның Россия кинематографистлар берлеге Яшьләр үзәге куйган призны отып 500 мең сумга ия булу мөмкинлеге бар. Питчингның икенче призы - Татарстан мәдәният министрлыгы куйган 2 млн. сум.