Казанда төшереләсе ике кинопроектка 2,5 миллион сум приз бирелде

Бүген Казан кинопроектлар питчингына нәтиҗәләр ясалды.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинопроектлар питчингында Казан Мәдәният институтын тәмамлаган егетләр җиңде. Ике кинопроектка 2,5 миллион сум приз бирелде. Нәтиҗәләр бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында ясалды. Вәгъдә ителгән призлар Павел Москвин һәм Булат Сабитовка бирелде.

Кинопроектлар питчингы - финанслар табу максатыннан кино проектын тәкъдим итү. Казан кинопроектлар питчингы Бөтенроссия дебютантлар питчингы кысыларында уздырыла. Казанда аны “Время кино” форумы өченче тапкыр үткәрә. Төп призлар - Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге куйган 500 мең сум һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының 2 миллион сум акчасы.

Кинопроектлар шорт битенә 15 проект кертелгән иде. Алар арасыннан икесе - Татарстан Мәдәният министрлыгы уздырган киносценарийлар конкурсында җиңүчеләр. Кинопроектлар питчингының экспертлар советы да шушы ук проектларга өстенлек бирде.

Павел Москвинның «Солдатская шапка» кыска метражлы фильм киносценариесенә конкурс җиңүчесе буларак, 30 мең сум бирелде. Казан питчингында әлеге проект Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге призына - 500 мең сумга лаек булды.

Антон Шутовның "Я не приду" тулы метражлы фильм киносценариесе конкурста 70 мең сумга лаек булды. Кинопроектлар питчингының экспертлар советы әлеге проектка 2 миллион сум бирергә дип карар итте. Фильмны яшь режиссер Булат Сабитов төшерәчәк.

Фильмны төшерү командаларының икесе дә үзләренә бирелгән акчага кинокартиналарны төшереп чыгарга өметләнәләр.