Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры март ахырында яңа бинага күченә

Театр элеккеге "Офицерлар йорты"нда урнашачак.

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры март ахырында яңа бинага күченәчәк. Искәртеп үтик, театр Киров районының Гладилов урамыннан күченгәч, "Әкият" балалар үзәгендә арендада торды.

"Яңа бинага күченү март башына ук планлаштырылган иде. Яңа аппаратуралар, музыка, ут җайланмалары, өч телгә синхрон тәрҗемә аппаратлары кую сәбәпле, ул ай ахырына калды. Безнең мондый шартларны күргән юк. Гримерка бүлмәләре, эш кабинетлары, гомумән, һәр артистның, һәр хезмәткәрнең эш почмагы бар монда. Күпкә түзгәнне азга гына түзәбез инде", - диде театр директоры Мансур Ярмиев "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында.

Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры 1988 елда ачылган. Быел ул 30 сезонын эшли.

Мансур Ярмиев "Татар-информ"га билгеләп үткәнчә, коллектив  27 март -  Халыкара театр көнен яңа бинада каршыларга мөмкин.