Казанда Сабан туе алдыннан сөлге җыю йоласын гамәлгә кертергә уйлыйлар

Шул рәвешле, милли бәйрәм 4-5 көн билгеләп үтеләчәк

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе быел “Сабантуй” проектын тормышка ашырырга ниятли. Бу хакта бүген журналистларга “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов хәбәр итте. Матбугат конференциясендә шулай ук ТР Туризм буенча агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов һәм ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова катнашты.

“Сабантуй” проекты буенча тәкъдимнәребезне шәһәр җитәкчелегенә инде керттек. Без Сабан туен бәйрәм итүне 4-5 көнгә кадәр озайтырга телибез. Бу үзенә күрә туристлар җәлеп итү ягыннан да әһәмиятле булыр иде”, - дип саный Зөфәр Гаязов. Ул билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләрендәгечә, Сабан туе алдыннан ярышларның финал өлеше өчен җиңүчеләргә истәлеккә сөлге, бүләк җыю йоласын гамәлгә кертү теләге бар. Зөфәр Гаязов хатирәләре белән уртаклашып, кечкенәдән бу йоланың йөрәгендә күңелле мизгелләр булып уелып калганын әйтеп үтте. Зөфәр Гаязов әйтүенчә, бу идея инде былтыр ук туган булган, әмма, Универсиада уздыру елы һәм куркынычсызлык мәсьәләләре белән бәйле төстә, агымдагы елга кичектерелгән.

Сөлге җыю өчен Казанның үзәк урамнары буенча маршрутлар билгеләнәчәк. Әлеге йола Иске Татар бистәсендә тәмамланыр, дип фаразланыла. Шәһәр урамнары буйлап фольклор чыгышлар озатуында 8-10 ат арбасы йөриячәк.

Сергей Иванов фикеренчә, бу проектка зур өметләр баглана, чөнки кунаклар бер көнгә генә түгел, 4-5 көнгә килеп, кунакханәләргә урнашачак. “Без озакка килгән туристлар санын арттыру максатын күздә тотабыз”, - диде ТР Туризм буенча агентлык җитәкчесе.