«Нур» театры яңа премьера әзерли

«Нур» театры яңа премьера әзерли

(Уфа, 7 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры үз тамашачыларына яңа премьераны әзерләп бетеп килә. Бу юлы театр коллективы Зөһрә Буракаеваның төрек язучысы Нури Гонтюкиның киң танылган «Чалы кошы» романы буенча эшләгән пьесасын сәхнәләштерә.

Яңа премьераны сәхнәгә билгеле режиссер Илдар Гыйләҗев куя. «Чалы кошы» – саф мәхәббәткә дан җырлаучы популяр әсәр. Аны күп театрлар сәхнәләштерде. Шул ук исемдә Төркия телевидениесе төшергән күп серияле фильм да дөньяның бихисап илләрендә тамашачылар сөюен яулады. Инде менә бу әсәргә «Нур» театрының да мөрәҗәгать итүе гаҗәп түгел.

«Чалы кошы» тамашасы бик кызыклы килеп чыкмакчы, – ди режиссер И. Гыйләҗев.– Бик музыкаль булачак ул. Төп геройлар Фәридә белән Кәмран күп җырлар башкара. Бу рольләрне башкаручы артистлар Гөлназ Мөхәммәдиева белән Рушат Мөдәрисовның җырга һәвәс булуы бу эшне җиңеләйтә, әлбәттә. Актерлар җырларны фонограммасыз башкара. Пьесаны музыкаль яктан танылган композитор Урал Иделбаев бизи, ә җырларга сүзләрне Айгөл Үтәгәнова язды. Спектакльнең хореографы итеп Казаннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрыннан Сәлимә Әминеваны чакырдык».

«Нур» татар театрының «Чалы кошы» спектакле премьерасын сәнгать сөючеләр 3-6 март көннәрендә күрә алачак.