news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәнең 115 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Шул уңайдан ачылган күргәзмәдә көнкүреш әйберләре, фотолар, архив документлары, татар телендә дөнья күргән сирәк китаплар белән танышырга мөмкин.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә Оренбург шәһәрендәге Тарих музеенда Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәнең 115 еллыгына багышланган «Җанлы элемтәне саклап...» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициянең максаты – шәһәрдә яшәүчеләр һәм Оренбург кунакларына әлеге төбәктә милли китапханәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы, татар халкы вәкилләренең күпмилләтле шәһәр һәм төбәкнең күпкырлы, кабатланмас мәдәниятенә керткән зур өлеше турында җентекләп сөйләү.

Күргәзмәдә Оренбург җирендә татар мәдәниятенең үсеше турында сөйли торган көнкүреш әйберләре, фотолар, архив документлары, татар телендә дөнья күргән сирәк китаплар белән танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100