news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Җәлил укулары» бәйгесендә шигырьләрне төрле телдә укыдылар

Төбәкләрдә үткән сайлап алу турларында җиңүчеләр 12 декабрьдә Казанда узачак йомгаклау турында «Иң сәнгатьле итеп укучы» исемен алу өчен көч сынашачак.

Ульяновск өлкәсендә «Җәлил укулары» бәйгесендә шигырьләрне төрле телдә укыдылар
tatar-congress.org

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә «Җәлил укулары» бәйгесенең сайлап алу туры узды. Анда катнашучылар Муса Җәлил шигырьләрен татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә инглиз, кытай, алман һәм башка телләрдә дә сәнгатьле итеп укыды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйгенең нигезләмәсе буенча шигырьләрне Муса Җәлилнекен генә түгел, ә үз төбәкләрендәге шагыйрьләрнең дә әсәрләрен укырга ярый.

Төбәкләрдә үткән сайлап алу турларында җиңүчеләр 12 декабрьдә Казанда узачак йомгаклау турында «Иң сәнгатьле итеп укучы» исемен алу өчен көч сынашачак.

Балалар чыгышына гадел бәя биреп, җиңүчеләрне билгеләү өчен жюри составына да һәр төбәктән килгән укытучылар да кертелгән һәм Казанга да һәр төбәктән берәр җиңүче билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100