news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үзешчән авторлар өчен «Яшь йөрәкләр» проектына старт бирелде

Әлеге проект Татарстанда икенче тапкыр үткәрелә.

Татарстанда үзешчән авторлар өчен «Яшь йөрәкләр»  проектына старт бирелде
Султан Исхаков

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанда үзешчән авторлар өчен «Яшь йөрәкләр» проектына старт бирелде. Проект үзешчән авторлар иҗат иткән җырларны таныту максатыннан оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә проектның генераль продюсеры Җәүдәт Гыйльманов хәбәр итте.

«Җыр язучы кешеләргә булышырга кирәк. Авылда камил җыр иҗат итүчеләр күп, әмма алар таныла алмый, чөнки аларга ярдәм итүче юк. Безгә төзүче булып эшләгән яисә колхозда эшләгән кешенең иҗаты кызык», — ди Җәүдәт Гыйльманов.

Катнашу өчен гаризалар октябрь аеннан кабул ителә башлаган һәм аларны 2020 елның февраль аена кадәр тапшырып була. Апрель аенда Казанда йомгаклау туры үтәчәк.

«Бер атна элек 10 гариза кабул ителгән иде. Бүген исә гаризалар саны кырыкка якын. Автор җырын җибәргәндә материалның сыйфатына игътибар итсен иде. Бер җырны бер автор гына тәкъдим итә ала», — ди генераль продюсер.

Узган елны проектка йөздән артык гариза кабул ителгән. «100 гариза арасыннан 25ен кабул иттек. Әлеге 25 авторның барысы да Казанда үткән гала-концертка чакырылган иде», — ди проектның сәнгать җитәкчесе Гөлүс Хәбибрахманов. Сайлап алу турыннан үтүчеләргә җыр яздыру өчен сертификат бүләк ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: иң яхшы башкаручы, туган як турындагы җыр, иң яхшы лирика, әни йөрәге, балалар җыры, юмор, пародия, котлау җыры, патриотик җыр, кино һәм театр музыкасы, иң яхшы җыр тексты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100