news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар әдәбияты классигы Дәрдемәндкә багышланган конференциягә әзерләнәләр

Быел шагыйрьнең тууына 160 ел тулды.

Мәскәүдә татар әдәбияты классигы Дәрдемәндкә багышланган конференциягә әзерләнәләр
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Мәскәүдә Россия дәүләт китапханәсендә татар әдәбияты классигы, шагыйрь һәм фәлсәфәче Закир Рәмиевкә (әдәби тәхәллүсе – Дәрдемәнд) багышланган укучылар конференциясе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел шагыйрьнең тууына 160 ел тулды. Нәкъ менә Дәрдемәнд милли татар шигъриятенә нигез салган һәм анда үзенә генә хас лирик-фәлсәфи юнәлеш булдырган. Аның поэзиясе хәзер дә актуальлеген һәм популярлыгын югалтмый.

Очрашуда Дәрдемәнднең татар телендәге һәм рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре яңгыраячак. Филологлар, татар әдәбияты белгечләре шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты хакында сөйләячәк.

Кичә күптән түгел арабыздан киткән Мәскәүнең Татар морзалары мәҗлесе башлыгы Альберт Дашкинга (ул татар халкына Закир Рәмиевне бүләк иткән нәселдән) ихтирам билгесе буларак узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100