news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Дагыстан гуманитар институтыннан Әхмәд Исагаджиев хаҗга юллама белән бүләкләнде.

Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле
dumrt.ru

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясадылар. Иң көчле укучыларны “Ислам хокукы”, “Гарәп теле”, “Дин нигезләре”, “Мәдрәсәләр арасында ислам хокукы” номинацияләре буенча ачыкладылар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

5-6 декабрь көннәрендә Россия ислам институтында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында XII Бөтенроссия олимпиада булды. Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән егермедән артык мөселман уку йорты студентлары катнашты.

Олимпиада барлык номинацияләр буенча да язмача тест биремнәрен эшләү формасында үтте. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәпчә сөйләм күнекмәләрен күрсәтергә, ә ислам фәннәре буенча конкурста катнашучылар Коръәнне дөрес һәм матур укый белергә тиеш иде.

Быелгы Россиякүләм олимпиадада дүрт дисциплина буенча барлыгы 60 шәкерт катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел җирәбә ярдәмендә беренче урыннарны яулаган җиңүчеләр арасында хаҗга юллама уйнатылды.

Бу – Татарстан мөфтиенең махсус призы. Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин кулыннан җирәбәне Камил хәзрәт Сәмигуллин алды һәм бүләк иясен атады: ул – Дагыстан гуманитар институтыннан Әхмәд Исагаджиевка насыйп булды. Ул “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе ярдәмендә “Стандарт – барысы да кертелгән” программасы буенча киләсе елга хаҗ кылачак.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге:

“Гарәп теле”:

  • Ахмедханов Шамил (Дагыстан гуманитар институты);
  • Батирмирзаев Шамил (Шәех Мөхәммәд-Гариф исемендәге Дагыстан Ислам Университеты);
  • Омаргаджиев Гаджимурад (Имам Әшгари исемендәге Ислам университеты).

“Ислам хокукы”:

  • Исагаджиев Әхмәд (Дагыстан гуманитар институты);
  • Абдулкадиров Курбандибир (Имам Әшгари исемендәге Ислам университеты);
  • Чистабаев Рәис (Казан ислам университеты).

“Дин нигезләре”:

  • Мударов Джохар (Кунт-Хаҗи исемендәге Россия Ислам Университеты);
  • Салимов Магомед (С.Даитов исемендәге Ислам университеты);
  • Дибиргаджиев Әхмәд (Имам Әшгари исемендәге Ислам университеты).

“Ислам хокукы” (мәдрәсәләр арасында):

  • Гулиев Илез (Ингуш Ислам Колледжы);
  • Магомедов Муса (Шәех Мөхәммәд-Гариф исемендәге мәдрәсә);
  • Хөснетдинов Илшат (Буа мәдрәсәсе).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100