Бүген ТР Милли музеенда “Яшьләрнең хезмәт адымнары” исемле күргәзмә ачылачак

Ул Татарстан студентлар хезмәт отрядларының 50 еллык хәрәкәтенә багышланган

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген ТР Милли музеенда “Яшьләрнең хезмәт адымнары” исемле күргәзмә ачылачак. Күргәзмәдә отрядларның хезмәт дәртен, традициясен күрсәтеп торучы тарихи материалларны тәкъдим итү булачак – фотографияләр, документлар, плакатлар, курткалар, эш кораллары, комсомол юлламалары, значоклар, бүләкләр. Үтә сирәк очрый торган әйберләр арасында студент отрядларының беренче командирлары – А. В. Котвицкий, Р. Г. Нәбиуллин, М. А. Рәхимҗанов документлары да урын алган. 
 Ачылыш кысаларында “Кешеләр үзләрен төзи” (“Люди строят себя”) исемле китапны тәкъдир итү һәм республиканың студентлар отрядлары турында фильмны күрсәтү каралган.
Чарада Министрлар Кабинеты, ТР Президент Аппараты вәкилләре, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, студент хезмәт отрядларының ветераннары, Республиканың буыннар слеты делегатлары катнашачак.
Күргәзмә 14.00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта тулырак алдагы сәгатьләрдә укый аласыз.