“Татар җыры-2012” фестиваленә билетлар сатылып беткән

Фестивальнең быелгы бюджеты 7,5 миллион сумны тәшкил итә

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татар җыры” XIII Халыкара эстрада фестивале быел үз тамашачысын ничек шаккатырмакчы була? Бу хакта бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз барды. Фестиваль сценариенең игътибарны җәлеп итәрдәй үзенчәлекләре, кагыйдә буларак, сер булып саклана. Алар 22 нче декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында гына ачылачак. Шулай да журналистларга бүген быелгы фестивальнең алдагы еллардан аермалы яклары турында бераз бәян ителде.

“Татар җыры-2012” фестивален оештыру комитеты рәисе урынбасары Алмаз Миргаязов билгеләп узганча, быел татар эстрадасы тормышындагы төп вакыйга барышында 24 иң яхшы җырчы “Алтыр Барс” сынына ия булачак. Авырлыгы 475,11 грамм булган сынның бәясе 100 мең сумнан артып китә. Статуэтка алтын, көмеш, ике бриллианттан (күзләре урынында) һәм хрустальдән эшләнгән. Алар Россиядә кулдан махсус заказ буенча ясала.

Иң кәттә татар эстрадасы фестивалендә чыгыш ясау бәхете ел дәвамында хит-парадларның өске урыннарыннан төшмәгән, телевизион рейтингларда күп тавыш җыйган җырчыларга елмаячак. Алмаз Миргаязов сүзләренә караганда, www.youtube.com ресурсында халык тарафыннан күп карауга ирешкән җырчылар да бар. Әйтик, Ильмира Нагимованың бер җырын 500 мең кеше карап тыңлаган. Билгеле, бу игътибар үзәгеннән читтә кала алмый.

TMTV телеканалының музыкаль редакторы Ләйсән Җамалетдинова ассызыклап үткәнчә, алдагы елларда “Татар җыры”н көнендә тамаша кылу “Пирамида”га килүчеләргә генә тәтегән булса, быел татар тамашачысы аның турыдан-туры трансляциясен татар музыкаль телевидениесе аша карый алачак. “Татар радиосы” ди-джейлары парлап радио челтәре аша да концерт барышын шәрехләп барачак”, - дип билгеләп үтте Ләйсән. “Пирамида”да концерт сәгать кичке 4 тә башланса да, без җырчыларның тамаша алдыннан ничек кайнашканын күрсәтү максаты белән, трансляцияне көндезге сәгать 3 тә үк башларга ниятлибез”, - дип белдерде Ләйсән Җамалетдинова.

“Татар җыры-2012” фестиваленең баш режиссеры Александр Герасимов билгеләп үткәнчә, концертны алып баручылар да тамашачы игътибарын җәлеп итәчәк, ләкин әлегә бу сюрприз.

“Татар җыры-2012” фестиваленең сәхнәгә чыгаручы режиссеры Илдар Хәйруллин фикеренчә, бүгенге татар эстрадасының күп кенә яшь җырчылары тамашачы тарафыннан тәнкыйть утында тотылса да, “Татар җыры” н үз урынын тапкан, дөрес юнәлеш алган фестиваль дип ныклы төстә әйтеп була. “Мин еш кына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әйткән сүзләрен искә төшерәм. Ул бит, “мин дә Галиябану, Тәфтиләү көйләрендә тәрбияләнеп үскән, ләкин яшьләр бит бу көйгә бии алмый, аларның үз юнәлеше бар. Заманасы бүгенге көндә яңгыраучы җырларны таләп итә” дип әйтергә ярата. Мин дә бу фикер белән килешәм”, - ди Илдар Хәйруллин.

Матбугат очрашуына килгән Татарстанның Халык җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинова хәбәр иткәнчә, ул барлыгы 11 “Алтын барс” сыны белән горурлана ала. Журналистларның сын урынына акча бирүләре кулайрак булмасмы икән, дигән коткысына да бирешмәде Зәйнәп. Ул ассызыклаганча, әлеге сыннар бик истәлекле, кадерле бүләк.

Фестиваль гамәлдә торган унике ел дәвамында 250 ләп җыр лауреат исеменә ирешкән. Фестивальнең быелгы бюджеты 7,5 миллион сумны тәшкил итә. Сәхнә бизәлеше, аппаратура 2,5 миллион сумга төшкән. 

Алмаз Миргаязов әйтүенчә, билетлар инде барысы да сатылып беткән. Аларның бәясе 3500 сумнан алып, 5900 сумга кадәр.