Себер-татар мәдәни үзәгендә татар рәссамнарының күргәзмәсе узды

Роза Әминова Себер татарларына багышланган махсус картиналар циклы булдырган, анда “Сүзгә”, “Күчүм хан”, “Искер” картиналары бар.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Тубыл татарлары рәссамнары иҗатын Себер-татар мәдәни үзәгендә Сәнгать төне кысаларында тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә “Тубыл-информ”.

Экспозициядә бертуганнар Хәсән һәм Хөсәен Арангуловларның, Эдуард Түшәкнең, Роза Әминованың картиналары тәкъдим ителгән.

Аннан Тубыл профильле техникум студентлары өчен экскурсия оештырылган. Укучылар картиналар язу һәм анда сурәтләнгән сюжетлар турында белә алган.

Очрашуга килгән Роза Әминова Себер татарларына багышланган махсус картиналар циклы булдырган, анда “Сүзгә”, “Күчүм хан”, “Искер” картиналары бар.