Камал театрында яшь драматургларның пьесаларын укыячаклар

Драматурглар арасында Сөмбел Гаффарова, Гүзәл Сәгыйтова, Рәдиф Кашапов, Энҗе Гыйззәтова, Алинә Бикмуллина, Миләүшә Имамназарова, Алсу Газетдинова бар.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 6, 7 һәм 8 декабрьдә Камал театрында «Яңа татар пьесасы 2017» конкурсы һәм лабораториясенең өченче этабына узган яшь драматургларның пьесаларын укыячаклар , дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Драматурглар арасында Сөмбел Гаффарова, Гүзәл Сәгыйтова, Рәдиф Кашапов, Энҗе Гыйззәтова, Алинә Бикмуллина, Миләүшә Имамназарова, Алсу Газетдинова бар. Пьесаларны профессиональ театр актерлары һәм Татарстанның әйдәп баручы театр режиссерлары белән берлектә укыячаклар.

Быел «Яңа татар пьесасы 2017» бәйгесе беренче тапкыр яңартылган форматта үтә. Моңа кадәр яшь драматурглар лабораториясенең беренче ике этабы (иҗади уку һәм пьесалар язу) узган иде.

Конкурс талантлы яшь авторларны ачыклау максатыннан үткәрелә.