Минзәләдә яшәүче яшь җырчы «Ты супер!» тамашасында катнаша

Данила беренче сыйныфтан вокал белән шөгыльләнә, ике ел элек музыка мәктәбенең вокал һәм баян сыйныфына укырга кергән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бу якшәмбедә, 11 октябрьдә, НТВ каналында «Ты супер!» тамашасының яңа чыгарылышында Минзәләдә яшәүче 14 яшьлек Данила Новиков чыгыш ясаячак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Даниланы әбисе тәрбияли. Ул үзен баланы дөрес тәрбияләүгә генә түгел, ә аның талантын ачуга да багышлаган. Даня әбисенә бик рәхмәтле һәм проекттагы чыгышын бердәнбер яраткан кешесенә багышларга тели.

Яшүсмер вокал белән беренче сыйныфта укыганда мәктәптәге түгәрәктә шөгыльләнә башлый, ә ике ел элек музыка мәктәбенең вокал һәм баян классына кергән. Киләчәктә ул профессиональ артист булырга хыяллана.

Данила ике тапкыр Игорь Крутой җитәкчелегендәге «Добрая волна» фестивалендә катнашкан һәм икесендә дә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган. Әмма аның өчен җиңү максат түгел. Малай башкаларның ничек чыгыш ясаганын карарга, ниндидер яңалыкка өйрәнергә һәм яңа дуслар табарга теләвен әйтте.

«Иң мөһиме, үземнең нәрсә булдырганымны күрсәтәсем килә — мине бөтен ил күрсен иде», — ди Данила.