Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск китапханәчеләре паркларда әдәби десант оештырды
«Көзге марафон» әдәби десанты урман паркына төште.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәре китапханәчеләре шәһәр халкы белән аралашырга булды. «Көзге марафон» әдәби десанты урман паркына төште. Бу хакта «Лениногорские вести» газетасы яза.
Бу көннәрдә бик матур һава торышы тора, скверларда һәм паркларда халык күп, алар алтын көзнең шау-шулы төсләре белән ләззәтләнә.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә кулланучыларына хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Полина Аралина шәһәр кешеләренә көз — илһам, шигърият, матурлык булуын искә төшерергә карар кылулары турында сөйләде.
Бу көнне китапханәчеләр паркта йөрүчеләргә мәктәп программасыннан көз турында берничә шигъри юлны искә төшерергә һәм укырга тәкъдим итте. Күпләр бик теләп әдәби минутка вакыт бирде, танып белү буклетларын өйрәнде.
Шәһәр халкын төрле әдәбият буккроссингы кызыксындырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз