Казанда Бөтенроссия музыка конкурсы тыңлаулары узачак

Татарстан башкаласына бөтен Идел буе федераль округыннан яшь музыкантлар киләчәк.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 29 һәм 30 октябрьдә Н. Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә «Камера ансамбле» һәм «Хор дирижерлыгы» белгечлекләре буенча тыңлаулар узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көннәрдә сайлап алу турлары илнең барлык федераль округларында оештырылачак. Татарстан башкаласына Идел буе федераль округы төбәкләреннән яшь музыкантлар киләчәк.

  • «Камера ансамбле» һәм «Хор дирижерлыгы» категорияләре буенча икенче һәм өченче турлар Мәскәүдә 18-21 ноябрьдә һәм 3-5 декабрьдә узачак. Бүләкләү тантанасы һәм гала-концертлар 22 ноябрьдә һәм 6 декабрьдә уза. Шул ук вакытта, беренчедән дүртенчегә кадәр «Опера-симфоник дирижерлыгы» номинациясендә бөтен турлар да Россия башкаласында 20-27 ноябрьдә, ә бүләкләү һәм гала-концерт 28 ноябрьдә узачак.
  • Бөтенроссия музыка конкурсы илдә 2010 елдан бирле үткәрелә, ул Бөтенсоюз музыкант-башкаручылар конкурсы варисы булып тора. Жюри составына традиция буенча заманның күренекле музыкантлары керәчәк. Приз фондының гомуми күләме 3,4 млн сум тәшкил итә.

«Вакыйга бердәм мәдәни киңлекне ныгытуга, яшь буын вәкилләре арасында музыка белән кызыксынуны арттыруга ярдәм итә», - диде Россия мәдәният министры Владимир Мединский.

Конкурс кысаларында Казанда узачак тыңлауларга керү ирекле булачак. Соңрак барлык конкурс тыңлауларының һәм гала-концертларның видеоязмаларын Россия концерт оешмасының YouTube-каналында урнаштырачаклар.