"Идел-йорт" фестивален Мөслим халык театры ачты

"Идел-йорт" төбәкара халык театрлары фестиваленең финалына унике спектакль чыккан.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Идел-йорт" төбәкара халык театрлары фестиваленең йомгаклау турын ачу хокукы Мөслим халык театрына бирелде. Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда халык театры Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектаклен күрсәтә.

"Идел-йорт" төбәкара халык театрлары фестиваленең финалына унике спектакль чыккан. Əлеге унике халык театрының берсе гран-при иясе булачак. Спектакльләрне Кариев театрының баш режиссеры Ренат Əюпов житәкчелегендәге жюри карый. Жюри әгъзалары арасында композитор Эльмира Галимова, драматург Рәдиф Сәгъди, Казан ТЮЗының баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов һәм башкалар бар.

Фестивальне Ленин исемендәге мәдәният сарае сәхнәсеннән Камал театры директоры Илфир Якупов ачып җибәрде. Ул фестивальгә озак еллар Камал театрын җитәкләгән Шамил Зиннуров исеме бирелүен искәртеп, жюрига гадел хөкем теләде.

Сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров, ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Əюпов, шулай ук, күренекле язучы Ләбиб Лерон чыгып, тамашачыны сәламләде.

Спектакльне "Татар-информ" онлайн күрсәтә