Башкорт драма театры Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясен заманча сәхнәләштерә

«Кыз урлау» спектакле премьерасы 8 октябрьдә Башкорт опера һәм балет театрының Кече залы сәхнәсендә була.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры 8 октябрьдә Мостай Кәрим комедиясе буенча куелган «Кыз урлау» спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакль Башкортстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм драматургның тууына 100 ел тулуга багышланган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Спектакльнең режиссеры - Илсур Казакбаев, рәссам-куючы — Альберт Нестеров, музыкаль бизәлеш — Илшат Яхин, хореография — Ольга Даукаева. Спектакльдә яшь актерлар да, өлкән буын артистлары да катнаша.

М.Кәримнең музыкаль комедиясе 1958 елда язылган. Бәйрәм атмосферасы булган спектакльне тамашачылар шунда ук яратып өлгергән. Шуңа да ул озак еллар инде республиканың барлык театрларының афишасыннан төшми. Бу юлы тамашачыларны җыр, бию, трюклар белән пьесаның заманча трактовкасы көтә һәм көтелмәгән финал булырга мөмкин.

Спектакльләр Башкорт опера һәм балет театрының Кече залы сәхнәсендә бара. Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә ителә.