Санкт-Петербург рәссамы Президентның юбилеена ике метрлы картина ясаган

Арт-объектны Петербургта Казан урамындагы галерееда җомга һәм шимбә көннәрендә күрергә мөмкин булачак.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Рәссам Алексей Сергиенко Россия Президенты Владимир Путинның 65 яшьлегенә ике метрлы "Золотой Путин" арт-объектын ясаганын хәбәр итте, дип яза "РИА Новости".

"Мин соңгы биш елда Президентның туган көннәренә төрле коллекцияләр әзерләдем. Бу соңгы эш үзенчәлекле. Рәсем арт-объектны хәтерләтә, биредә сурәт барельеф кебек, андагы алтын буяулар күләмне арттырып күрсәтә", – дип белдергән рәссам.

Арт-объектны Санкт-Петербургта Казан урамындагы галерееда җомга һәм шимбә көннәрендә күрергә мөмкин булачак.

Сүз уңаеннан, иртәгә ил Президенты 65 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк.