Камал театры коллективы сезон ачылыр алдыннан үз артистларының каберләрен зиярат кылды

Бүген "Зәңгәр шәл" спектакле белән театр яңа сезонын ача.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры коллективының яңа сезоны ачылыр алдыннан һәм сезон ябылганда Яңа Татар бистәсе зиратына килеп, үз артистлары каберләрен зиярат кылуы һәм Коръән укуы – театрның күптәнге матур традициясе. Бүген театр коллективы шушы традицияне дәвам итеп, Яңа Татар бистәсе зиратына килде. Биредә театр директоры Илфир Якупов белән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевтән башлап, театр коллективы арасында тәрбияләнүче студентларга кадәр бар иде. Коллектив белән бергә Яңа татар зиратындагы каберлекләрне “Татар-информ” хәбәрчеләре дә зиярәт кылды.

Артистлар башта Тукай кабере янына килеп, бөек шагыйрьгә, аның янында гына урнашкан Марсель Сәлимҗанов, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Габдулла Кариев каберләренә килеп баш иделәр. “Башка коллективларда да мондый матур чаралар бардыр дип уйлыйм. Ләкин бу кадәр оешкан төстә коллектив белән килү безнең театрда гына”, - диде Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй. – Зиратка кергәндә “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” дигән сүзләр язылган. Без театрыбызны тудырган, аңа беренче нигез ташларын салган бөекләребезне, остазларыбызны онытырга тиеш түгелбез. Бу традиция дәвам итә, шөкер, яшьләребез бу эшкә тартыла. Бу традиция киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанырга кирәк”.

Г.Камал театры моннан ике ел элек вафат булган үз артисты, Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның каберенә таш куйды. Коллектив Ирек Баһмановның каберенә таш куелу чарасында катнашып, сәхнәдәшләрен җылы сүзләр белән искә алды.