Казан сәнгать училищесы мөгаллимнәре дәүләт бүләкләренә ия булды

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училище мөгаллимнәренә дәүләт бүләкләрен тапшырды

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда В.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиалында Казан сәнгать мәктәбе юбилеена багышланган тантаналы җыелыш узган иде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училище мөгаллимнәренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеменә рәссам, мөгаллим Александр Новиков лаек булды. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме исә училище директорының уку эше буенча урынбасары, дизайнер, мөгаллим Тәлгать Солтановка бирелде.