Әлмәт театры Татарстан районнары буйлап гастрольдә йөри

Район мәдәният йортларында Зифа Кадыйрова әсәре буенча "Синсез килгән язлар" мелодрамасын тәкъдим ителә.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәт театры сентябрьдә Татарстан районнары буйлап гастрольгә чыкты. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлмәтлеләр Зифа Кадыйрова әсәре буенча режиссер Лилия Әхмәтова куелышында "Синсез килгән язлар" мелодрамасын тәкъдим итә. Илтөзәр Мөхәмәтгалиев инсценировкасы.

Спектакль 4 сентябрьдә Биектауда, 5 сентябрьдә Дөбъязда күрсәтелде.

Бүген әлеге тамашаны Аксубай халкы карый. 

Спектакль район мәдәният йортларында 19.00 сәгатьтә башлана.