Нурлат белән Аксубай районнары үзешчәннәре сәхнә алмаша

Концертның беренчесе бүген булды

 (Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, ягъни 6 сентябрьдә сәгать кичке 8 нче яртыда Аксубай районы Кәкре Күл авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә Нурлат районы үзешчәннәре концерты булды. Концертка керү – бушлай. Бу хакта Аксубай районы газеталарының aksubayevo.ru сайтында хәбәр ителә.

Аксубайлылар үзләренең йомгаклау концертын 9 сентябрьдә Нурлатның Каравыл Тавы (Кар-Гора) авылында тәкъдим итәргә җыена.