news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры яңа артистларны каршы алган

Айгөл Шәйхетдинова — вокал сәнгате буенча халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты.

Әлмәт театры яңа артистларны каршы алган
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 6 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт татар дәүләт драма театрына яда артист килде. Ул — Айгөл Шәйхетдинова. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәйхетдинова Айгөл Фарис кызы 2000 елның 4 гыйнварында Әлмәттә, Урсала авылында туа. 2016 елда 9 сыйныф базасында «бишле» гә Урсалы мәктәбен тәмамлый һәм Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә вокал сәнгате белгечлеге буенча укырга керә.

Ул төрле спектакльләрдә, сәхнәләрдә чыгыш ясаган, күпсанлы фестивальләрдә катнашкан. Айгөл — вокал сәнгате буенча халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, 2018-2019 елларда Сәләт Биләр форумы лауреаты, Әлмәтнең актив волонтеры, «Җырлыйк әле» телепроекты финалисты.

2020 елда ул музыка көллиятен кызыл диплом белән тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100