Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Игорь Крутой быел Казанда «Яңа дулкын» музыкаль бәйгесе булмаячагын игълан итте
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстанда уздырырга планлаштырылган фестиваль үткәрелми.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россиянең халык артисты, продюсер һәм композитор Игорь Крутой «Яңа дулкын» халыкара яшь башкаручылар музыкаль бәйгесе булмаячагын игълан итте. Бәйге ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан август ахырында Казанда үтәргә тиеш иде. Бу хакта продюсер Instagram сәхифәсендә белдерә.
«Кызганычка каршы, бөтендөнья коронавирус пандемиясе һәм күп илләрдә саклана торган чикләүләр безнең планнарны үзгәртте…» — дип язган Крутой.
Композитор сүзләренә караганда, илләр арасында чикләр ябылу сәбәпле, фестивальне оештыру комитеты «Яңа дулкын» да катнашучы чит ил йолдызларын һәм конкурсантларын чакыра алмаган. 18 ел дәвамында аларның катнашуы бәйгегә халыкара статусын биргән булган.
Продюсер җыр бәйрәменең 2021 елда узачагына ышандырган. «Дуслар, музыкага мәхәббәтегез, конкурска тугрылыклы булуыгыз, изге теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә, без сезнең белән киләсе елда очрашырбыз!» — дип вәгъдә итте Крутой.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Игорь Крутой (@igorkrutoy65)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз