news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда матди булмаган мәдәни мирасны саклый торган закон кабул ителде

Закон төбәктә матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, яңадан торгызу, саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендә килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан «Башкортстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» закон кабул ителде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Закон төбәктә матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, яңадан торгызу, саклану, өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендә килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк.

Документ нигезендә, матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестры аңа Башкортстан Республикасындагы матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматлар кертү ярдәмендә формалаштырыла.

Матди булмаган мәдәни мирас объектлары төрләренә: 1) халык авыз иҗаты, сөйләм традицияләре һәм чагылдыру формалары, йолалар, гореф-гадәтләр, фольклор әсәрләре, халык бәйрәмнәре; 2) уникаль башкару сәнгате (шул исәптән сүз, вокаль, инструменталь һәм бию) формалары; 3) традицион һөнәрләр белән бәйле белемнәр һәм күнекмәләр; 4) милли мәдәни киңлек: идеаллар һәм кыйммәтләр, үз-үзеңне тотуның этик нормалары, милли мәдәният символлары, тарихи географик атамалар кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100