Казанда Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә кимендә 25 ел бергә торган парларга хөрмәт күрсәтеләчәк

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм оештырыла

 (Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казанда 8 июль – Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә кимендә 25 ел бергә гомер кичереп, медицина, фән һәм мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәнгать һ.б. юнәлешләр үсешенә мөһим өлеш керткән 10 үрнәк парга хөрмәт күрсәтеләчәк. Аларга, традицион рәвештә, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру ниятләнә.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган брифингта Казан шәһәре ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова бәян итте. Аның сүзләренчә, бу көнне кичке сәгать 5тә “Казан” гаилә үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары башлана.

“Быел бәйрәмне уздыру форматы бераз үзгә булачак. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда башкаланың иң яхшы иҗат коллективлары катнашында концерт программасы, балалар һәм өлкәннәр өчен берничә интерактив зонадан торган күңел ачу программасы оештырыла”, – дип сөйләде Гүзәл Габбасова.

Аерым алганда, актив ял яратучыларга бадминтон, фрисби, керлинг, твистер, дженга кебек уеннар уздырыла. Шулай ук бәйрәм кунакларына заманча өстәл уеннарында катнашу, белемнәрен интеллектуаль көрәштә һәм викториналарда сынап карау мөмкинлеге тудырыла. Балалар күңелен күрер өчен исә аниматорлар, аквагримерлар эшләячәк, мастер-класслар үткәреләчәк. Бу көнне нәниләр әти-әниләре белән бергәләп, чып-чын рәссамнарга әверелеп, бәйрәм темасына 30 метрлы картина ясауда да катнаша ала.

“Казансу яр буенда оештырылачак мини-сабантуй кысаларында милли уеннар, гаилә конкурслары оештыру, бүләкләр өләшү каралган. Киң күләмле бәйрәм чарасы ачык һавада “Мамы-3” гаилә фильмын карау белән төгәлләнәчәк”, – дип сөйләде Казан шәһәре ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы казанлыларны һәм башкала кунакларын бәйрәмгә чакырып.