Азнакай районында төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” фестивале уздырылды

Анда Татарстан районнары, шулай ук Башкортсан, Чувашия, Кырым республикалары, Самара өлкәсе һәм Төркия фольклор коллективлары чыгыш ясады

 (Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Узган шимбәдә, 4 июль көнне, республиканың иң югары ноктасы – Азнакай районындагы Чатыр тауда төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” фестивале уздырылды. Фестивальдә Татарстанның Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы, Баулы, Арча, Тукай районнары, шулай ук Башкортсан, Чувашия, Кырым республикаларының, Самара өлкәсе һәм Төркиянең фольклор коллективлары чыгыш ясады.

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Чараны ачу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.

Кичке сәгать 4тә Азнакайдагы Ишкәев исемендәге ял паркында җиңү яулаган коллективлар катнашында гала-концерт башланды. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларга татар халкының көнкүрешен чагылдырган ишегалды, Азнакай осталарының кул эшләре күргәзмәләре белән танышу, милли ашларны авыз итеп карау, истәлеккә Азнакай сувенирлары сатып алу мөмкинлеге тудырылды.

Бәйрәмне ТРның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ТРның атказанган артисты Равил Галиев чыгышлары ямьләндерде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.