Мәдәни Универсиада кысаларында “Әкият” курчак театрында “Апушның тылсымлы төшләре” спектаклен күрсәткәннәр

Әлеге спектакль 20 елдан артык татар театры сәхнәсеннән төшми

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Мәдәни Универсиада кысаларында “Әкият” курчак театрында Равил Бохараевның “Апушның тылсымлы төшләре” спектаклен күрсәттеләр. Аны сәхнәгә РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе режиссер Людмила Дьяченко куйган.

Әлеге спектакль 20 елдан артык татар театры сәхнәсеннән төшми.

Спектакльдә курчаклар белән ТР халык артистлары Александр Карпеев, Наталья Егорова, ТР атказанган артистлары Эльвира Гыйлемханова, Сергей Кузнецов, шулай ук театр артистлары Татьяна Сорокина, Алсу Хәйсәрова, Рафаэль Таһиров уйный.