Кәрим Тинчурин театры "Мәдәни Универсиада" программасы кысаларында берничә спектакль тәкъдим итә

Алар – барысы да халык яратып йөри торган спектакльләр

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры "Мәдәни Универсиада" программасы кысаларында тамашачыларына берничә спектакль тәкъдим итә.

8 июль - К.Тинчурин, “Сүнгән йолдызлар", музыкаль трагедия (рус, инглиз теленә тәрҗемә);
9 июль - Т.Миңнуллин, "Төш", мелодрама (рус, инглиз теленә тәрҗемә);
10 июль - Х.Вахит, "Кияүләр", музыкаль комедия (рус, инглиз теленә тәрҗемә);
11 июль- Н.Хисамов, "Йосыф-Зөләйха", риваять (рус, инглиз теленә тәрҗемә);
12 июль - М.Әмир, "Гөлшаян", комедия (рус теленә тәрҗемә);
13 июль - Ш.Камал, "Хаҗи әфәнде өйләнә", комедия (рус теленә тәрҗемә);
14 июль- К.Тинчурин, "Сакла, шартламасын!", комедия (рус теленә тәрҗемә).

Спектакльләр кичке сәгать алтыда башлана, дип хәбәр итәләр театрдан.