Денис Мацуев Универсиада ачылышында чыгыш ясар алдыннан дулкынлануын җиткерде

“Мин спортны яратучы кеше”, -дип ассызыклый пианист

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Екатерина Виславская). Бүген Казанда ачылган С.Рахманинов исемендәге “Ак сирень” дигән  халыкара фестивальдә катнашучы Россия күләмендә һәм чит илләрдә танылган пианист Денис Мацуев Казан Универсиадасы ачылышы тантанасында катнашуына җитди карый.
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залындагы чыгышы алдыннан журналистлар белән аралашу вакытында аңа Бөтендөнья студентлар спорты уеннары ачылышы кебек масштаблы чарада катнашу сезнең өчен нинди әһәмияткә ия дигән сорау бирелде. Музыкант башта ул яңа кроссовкалар сатып алу мөмкинлеге бирә, дип шаяртты. Соңрак җитди тонга күчеп гадәттә сәхнәгә чыкканда дулкынлану сизмәсә дә, бу юлы дулкынлануын җиткерде.
Денис Мацуев бу чарада катнашуга бик җитди карый. “Мин спорт яратучы кеше, илебездә Универсиада белән Олимпиада кебек зур спорт чаралары узуга горурланам”, -дип белдерде ул.
Денис Казанның күзгә күренеп үзгәрүен билгеләп үтте. Ул Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары да, спорт бәйрәменең үзе дә югары дәрәҗәдә узар, дигән ышаныч белдерде.