Күргәзмәгә килүчеләр «Лики Казани» фотоконкурсы җиңүчеләрен билгеләячәк

Күргәзмәгә килүчеләр «Лики Казани» фотоконкурсы җиңүчеләрен билгеләячәк

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Казан дәүләт университетының "Восточное крыло" галереясында республика башкаласының 1000 еллыгына багышланган "Лики Казани - III" фоторәсемнәр күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә автор фоторәсемнәре конкурсында җиңүчеләрнең эшләре тәкъдим ителгән. Бирегә килүчеләр ике ай дәвамында иҗат җимешләре ошаган авторлар өчен тавыш бирә ала, ә фотоконкурсның җәмәгатьчелек советы сентябрнең беренче яртысында җиңүчеләрне игълан итәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына галерея кураторы Гөлнара Ураз.